На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...
  • Михаил Васильев
    На российских сайтах надо писать на государственном, русском языке!Мамадыш районы Юг...

Миңнеханов белән Лебедев Татарстанда иминлекне тәэмин итү турында фикер алышты

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) директоры урынбасары Сергей Лебедев Татарстанда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү турында фикер алышты.

«Очрашуда катнашучылар республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матди-техник базасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Шулай ук башка актуаль темалар да күтәрелде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашу ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, РФ Илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров һәм башкалар катнашында узды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх