На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Тимур Нагуманов Татарстанның Әлмәт районы башлыгы вазифасыннан китте

Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Депутатлар район Советының чираттан тыш 46нчы сессиясендә аның отставкасы өчен тавыш бирде. Сессиядә ТР Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

«Мин район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында белдерү тапшырдым. Шулай ук башкарма комитет боерыгы белән башкарма комитет составындагы кадрлар үзгәреше турында мәгълүмат бирергә рөхсәт итегез. Шәхси белдерү нигезендә Хәбетдинова Гүзәл Мөдәррис кызы Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнде», - диде Нагуманов.

Тимур Нагуманов муниципаль берәмлекне 2019 елдан бирле җитәкләде.

Әлмәт районы Татарстанда иң көчле һәм бюджет хасил итүче муниципалитетларның берсе санала. Бу – республиканың нефть чыгару үзәге, «Татнефть»тән тыш, биредә кече нефть компанияләре дә эшли.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында өченче урында иде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх