На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Санитария икеайлыгы барышында Татарстан экологлары авиаочышлар үткәрә

Татарстанда санитар-экологик икеайлыкта республикада яшәүче 10 меңнән артык кеше катнашты. Республика экологлары апрельдә авиаочышларга кереште. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Табигатьне саклау ведомстволары 65 хокук бозу очрагын ачыклаган, шуларның 21е калдыкларны санкцияләнмәгән чүплеккә ташлау очрагы.

3 апрельдә территорияне һавадан күзәтү эшләре башланды. Беренче авиаочыш барышында Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы тикшерелде», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Чүплекләр турындагы мәгълүмат Татарстанның битараф булмаган кешеләреннән килә. 1 апрельдән республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 119 мөрәҗәгать кергән. Гаризаларның күп өлеше (62) санкцияләнмәгән чүплекләргә кагыла, су объектларының (15) һәм һаваның (25) пычрануына шикаятьләр бар.

Санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башланды. Экомарафон «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм буларак үткәрелә.

Ссылка на первоисточник
наверх