На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

«Казан утлары» журналы редакциясе Азнакайның «Гөлстан» әдәби берләшмәсендә катнашты

Күптән түгел Азнакайда татар әдәбияты көннәре узды. Шул уңайдан, 16 майда «Казан утлары» журналы редакциясе «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында Азнакайның «Маяк» газетасы редакциясе каршында эшләп килгән «Гөлстан» әдәби берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Чарада «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина катнашты.

«Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала.

«Гөлстан»га туган телебезне саклау өчен җан атып йөрүче, күңелләрендә иҗат тулпарын иярләгән төрле һөнәр ияләре тупланган. Берләшмәнең 40 hәм 55 еллыклары уңаеннан шигъри җыентыклар чыгарылды. Әдәби берләшмә әгъзаларының иҗат җимешләре «Рухият» рухи яңарыш фонды чыгарган «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Илһам чишмәләре», «Балаларга бүләк», «Әдәби офыклар» җыентыкларында дөнья күрде. «Казан утлары»ның май санында да берләшмәдә актив иҗат итүчеләрнең шигырьләре басылып чыкты», – диде «Татар-информ»га Алинә Хәбибуллина.

  • «Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрде.
  • Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Әлеге проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла. «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх