На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Минзәлә мәктәп-интернатында рекордлы сыр әзерләргә керештеләр

Минзәлә мәктәп-интернатында рекордлы сыр әзерләргә керештеләр. Бу хакта «Минзәлә» сайтында Дифиза Нуриева яза.

Балаларның сыр ясау процессын Мәскәүдән килгән Россия рекордлар китабы эксперты Юлия Пронина күзәтеп бара. Әлегә Россия күләмендәге рекорд — 34 килограмм. Минзәләдә аны 35 килограммнан арттырырга исәплиләр.

Сырны мәктәп территориясендә урнашкан сыр ясау цехында барлык технологик таләпләргә дә туры китереп Дима һәм Владислав Осиповлар, Ильдар Солецкий, Тимур Ильин ясый.

Сырны җитештерү өчен 270 литр сөт кирәк. Аны мәктәпнең ярдәмче фермасыннан алып килделәр.

Иртәгә М.Җәлил паркында узачак сыр фестивалендә минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары әлеге рекордлы сырдан авыз итә алачак, диелгән хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх