На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Кытай һәм Һиндстан Россиядән нефть сатып алуны туктатты

АКШ санкцияләре кагылмаган танкерлар фрахтына чыгымнар арту сәбәпле, Кытай һәм Һиндстан Россиядән мартта китереләчәк нефть сатып алуны туктатты, дип яза Reuters.

Трейдерлар сүзләренчә, Россиянең ESPO «кара алтыны» премиясе Ice Brent белән чагыштырганда бер баррель өчен 3-5кә арткан. Нәтиҗәдә, Кытай Халык Республикасына йөри торган «Афрамакс» тибындагы танкер өчен фрахт ставкалары берничә миллион долларга арткан.

Һиндстанның нефть эшкәртүче иң зур компаниясе – Indian Oil Corp мәгълүматларына караганда, агымдагы финанс елында (31 мартта тәмамлана) Россия нефтенең импорты кимегән. Бу финанс елының 10 ае нәтиҗәләре нигезендә, компания импортында Россия нефте өлеше 25 процентка кадәр «төшкән» (узган финанс елы белән чагыштырганда -5 процент). Әмма компаниянең финанс директоры Анудж Джайн билгеләп үткәнчә, нефть дефициты юк. Компания исә, ташламалар тәкъдим ителгән очракта, Россиядән чимал сатып алуын дәвам итәчәк.

Элегрәк Кушма Штатлар Россия энергетика секторына каршы санкцияләр кертте. 180 танкерга чикләүләр кагылды. Һиндстан Штатлар санкциясе кагылган танкерларны бушатудан баш тартачак, дип язды Bloomberg. Соңрак, Reuters язганча, АКШ Һиндстанга Россиядән нефть китергән танкерларны 27 февральгә кадәр бушатуны таләп итте.

Ссылка на первоисточник
наверх