На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарның Җиңүгә керткән өлешен билгеләп үтте

Якшәмбе, 20 апрельдә, Луганскида Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрне хөрмәтләделәр. Бу вакыйга уңаеннан Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәзрәтләрне һәм махсус операциядә катнашучыларны бер мәйданчыкка җыйды. Конференция шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

Очрашу «Гасырлар аша яуланган батырлык: Ватанны саклаучылар истәлегенә» дигән темага багышланды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәд Хаҗи Исмаил конференциягә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясен - республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновны да чакырган. Делегация әгъзалары арасында шулай ук казый Марат хәзрәт Мәрданшин һ.б. да бар иде.

Камил хәзрәт үз чыгышында Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның фикердәшләре истәлегенә монументаль комплекс куелуын билгеләп үтте.

«Анда аятьтән мондый сүзләр уеп язылган: «Әйт: «Аларны беренче мәртәбә яралтучы терелтер. Ул һәркайсы турында барысын да белә» («Ясин», 79 аять). Һичшиксез, Бөек Ватан сугышы фронтларында фашистларга каршы, үз гаиләләре һәм Ватан хакына көрәшкән мөселман солдатлар Аллаһы юлында сугышкан. Димәк, иншә Аллаһ, шәһит киткәннәр, Аллаһы Тәгалә аларны мәетләр дип атарга рөхсәт итми», - диде Татарстан мөфтие.

Сәмигуллин искәрткәнчә, бүген россиялеләр нацизмга каршы көрәшүен дәвам итә. Махсус хәрби операция зонасында төрле милләт сугышчылары, шул исәптән мөселманнар да хезмәт итә. Ул билгеләп үткәнчә, хәрбиләр алгы сызыкта чын батырлык үрнәге күрсәтә, ә тылда мөселманнар солдатларга ярдәм йөзеннән 20гә якын гуманитар йөк җыйган. Алар арасында хәләл азык-төлек, дарулар, компьютер техникасы, кием-салым, машиналар, мотоцикллар бар.

«Татарстанның 61 мәчетендә волонтерлык пунктлары эшли, аларда маскировка челтәрләре, маскхалатлар, госпитальләр өчен киемнәр тегәләр, хәләл тушенка һәм коры ашлар әзерлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр», - дип искәртте ул.

Луганск Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте соравы буенча Татарстан хәзрәтләре мөфти Мөхәммәд Хаҗи Исмаилга рус телендәге «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасын тапшырды.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх