YouTube платформасын Россия аналоглары алыштырачак. Моннан тыш, 2030 елга Россиядә яшәүче һәр кеше интернетка персональ код җыеп керә башлаячак. «Татар-информ» хәбәрчесенә мондый фикерне ТНВ генераль директоры Илшат Әминов белдергән. Ул бу хакта Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкинның сүзләрен шәрехләп әйткән.
Элегрәк парламентарий Россиядә Youtube платформасын тулысынча үзебезнең ил видеохостинглары алыштырачак, дип белдерде.
«Әгәр хакимиятнең нинди юнәлештә хәрәкәт итүен күзәтсәк, без акрынлап Кытай вариантына күчеп баруны күрәбез. Кытайда интернетка уникаль ID-адрес ярдәмендә персоналаштырылган рәвештә керәләр. Интернетка керүне, битләрне, адресларны һәм башкаларны карап баралар. Башка сүзләр белән әйткәндә, анда интернет тулысынча персоналаштырылган. Минемчә, без шундый ук форматка күчеп барабыз. 2030 елга интернетка персональ код җыеп керә башлаячакбыз», - диде Әминов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии