Питрәч районында яшүсмерләрне кыйнау факты буенча җинаять эшен тикшерү турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Мәгълүмати үзәге хәбәрендә әйтелә.
Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, Питрәч районының Көек авылындагы бер кибеттә бер төркем яшьләр һәм берничә ир-ат арасында низаг купкан.
Ир-атлар үсмерләргә берничә тапкыр суккан. Бу мизгел видеокүзәтү камерасына эләккән.Һөҗүм итүчеләр җинаять урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта аларны эзлиләр. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Свежие комментарии