На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Райнур Хәсәнов: «Печән базары»ның географиясе һәр ел киңәя

Казанның Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буенда «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале уза. Чарада Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе, фестивальне оештыручы Райнур Хәсәнов елдан-ел катнашучылар саны үсүен, фестивальгә төрле шәһәрләр кушылуын әйтте.

«Быел фестивальгә 100 дән артык дизайнерны кабул иттек, алар Россиянең төрле регионнарыннан җыелды.

«Печән базары»ның географиясе һәр ел киңәя. Быелгы кунакларыбыз Башкортстаннан, Сочи, Мәскәү, Самара шәһәрләреннән, Чувашстан республикасыннан килде. Елдан-ел безнең турында яңа сатучылар белә, килергә теләк белдерә», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Шулай ук ул икенче елга фестивальне тагын да зуррак форматта үткәрүне планлаштырулары турында әйтте.

«Икенче елга тагын да күбрәк дизайнерлар алырга телибез. Мөмкинлекләрне киңәйтергә кирәк. Команда зур, шәп. Эшләргә теләгебез бар. Татарстанда безгә төрле яклап ярдәм итеп торалар», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх