Татнетны үстерү фонды белән партнерлыкта «Алтын хыял» оештырган «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде. Әлеге бәйге Россия төбәкләрендә яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә. Бу хакта Татнетны үстерү фонды хәбәр итә.
Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.
Бәйге 2025 елның 20 гыйнварыннан 22 мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 28 февральгә кадәр кабул ителә.
Свежие комментарии