На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Бүген Халыкара кар барсы көне билгеләп үтелә

23 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара кар барсы көне (International Snow Leopard Day) билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты - әлеге сирәк төрне саклау һәм тау экосистемаларын саклауга игътибарны җәлеп итү.

Бу дата 2013 елның октябрендә Бишкек шәһәрендә узган Кар барсын саклау буенча бөтендөнья форумы нәтиҗәләре нигезендә гамәлгә куелган.

Ә 2024 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе 23 октябрьне рәсми рәвештә Халыкара кар барсы көне дип игълан итте, әлеге оешма ирбисның дөньяда яшәүче халыкның шактый өлешен су һәм башка кирәкле ресурслар белән тәэмин итүдә гаять мөһим роль уйнаган тау экосистемаларының мөһим өлеше булуын таныды.

Кар барсы, яки ирбис, - мәчеләр гаиләсенең сирәк вәкиле, ул Кызыл китапка кертелгән һәм әлеге җанвар яшәгән барлык илләрдә сак астында алынган. Куе мехлы, озын койрыклы бу матур һәм көчле хайван Үзәк Азиянең биек тауларында тереклек итә. Табигатьтә кар барслары - 20 елга, ә тоткынлыкта 28 елга якын яши.

Татарстан ирбисларны саклау буенча халыкара программаларда актив катнаша. 2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Биологик төрлелекне саклау буенча фәнни үзәк төзелде, анда нәкъ менә кар барсына өстенлек бирелә. Алтай Республикасының Майма районында урнашкан үзәк 2024 елда эшли башлады.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх