На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Рамазан аенда бер-беребезгә ачуланмыйк, акылыбызны саклыйк

«Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин соңгы арада зур шау-шу тудырган түләүле ифтарларга карата үз фикерен белдерде.

- Әйе, без төрле ифтарлар барлыгын күрәбез, гомумән алганда, бу – начар түгел. Ләкин безне чакырганда, безгә урын булачагын яки булмаячагын алдан хәбәр итәргә тиешләр. Аллаһ барчагызга да изгелек, бәхет, сәламәтлек, иминлек насыйп итсен.

Һәм, мөгаен, безне тулысынча хәбәрдар итмәгән кешеләргә үпкәләргә кирәкмидер. Киләсе юлы алдан гына ачыклап куярга кирәк.

Әйдәгез, рамазан аенда бер-беребезгә ачуланмыйк, акылыбызны саклыйк, – ди ул.

Ифтар мәҗлесләрен түләүле-түләүсезгә бүлүгә карата яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Айнур Җамалетдинов язды.

  • «Рамазан ае болай да 30 гына көн»... Ифтарлар турында бәхәсләрнең нәтиҗәсе нинди булды?

 

Ссылка на первоисточник
наверх