24 гыйнварда Казан мэры Илсур Метшин Щапов урамындагы Бакый Урманче музеенда булды. 1999 елдан бирле Татарстан башкаласында эшләп килә торган музейда 305 предмет саклана, аларның күбесен (мәсәлән, шәхси әйберләрен, фотоларын, картиналарын, сыннарын) татар рәссамының якыннары тапшырган, дип хәбәр итә шәһәрнең матбугат хезмәте.
Музей мөдире Гөлүсә Әсфәндиярова сүзләренчә, рәссамны татарның Леонардо да Винчие дип атыйлар. Ул картиналар ясаган, шигырьләр язган һәм хәзер музейда саклана торган скрипкада уйнаган.
Метшин сүзләренчә, Бакый Урманче музеена рәссамның тормышын һәм иҗат ачык чагылдыра торган экспонатлар җыя алганнар.
«Аның әсәрләре Россиядәге 20 музейда саклана, аның эшләре АКШта һәм Финляндиядә шәхси коллекцияләрдә бар. Ләкин, һичшиксез, үзәк музей булып безнең Казандагы музей санала», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Урманченең кайбер эшләре сәнгать сөючеләр өчен дә, рәссамның иҗатын өйрәнүче профессионаллар өчен дә кыйммәтле. «Безнең максат – останың мирасын алга таба да саклау», – диде шәһәр мэры.
Музей Татарстанның Дәүләт киңәшчесе (ул вакытта Татарстан Президенты) Минтимер Шәймиев ярдәме белән оештырылган. Музей урынын рәссамның хатыны – Флора Әхмәтова-Урманче сайлаган.
Музейда Бакый Урманченың шәхси әйберләрен генә түгел, ә аның сыннарын, графика эшләнмәләрен һәм картиналарын, триптихларын да күрергә була. Биредә әдәби-музыкаль кичәләр, мастер-класслар оештырыла. Залга 35-40 тамашачы сыя ала.
Бакый Урманче Татарстанда сынлы сәнгатькә нигез салучы булып санала. Ул беренче булып һөнәри сәнгать белеме алган. Оста үз гомерендә сыннардан алып рәсемнәргә кадәр 3 меңнән артык әсәр иҗат иткән.
Свежие комментарии