На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Балтач районы башлыгы махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашты

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин кыска ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы райондашлары белән очрашты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда район башлыгы егетләрнең хәрби операциядә матди-техник тәэмин ителешен, көнкүреш шартларын һәм башка проблемалары белән кызыксынды. Шулай ук егетләрнең кайту шатлыгын уртаклашып егетләргә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерде.

Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуларын теләде. Хәрбиләргә алга таба да һәрдаим район тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

«Барыгызны да исән-имин килеш каршыларга язсын, без сезне Җиңү белән көтәбез», - диде район башлыгы.

Хәрбиләргә очрашу вакытында бүләкләр тапшырылды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх