На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанның Нурлат районынан Лисичанскига гуманитар йөк илттеләр

Татарстанның Нурлат районы вәкилләре республика шефлыгындагы Лисичанск шәһәренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды. Йөк шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге ихтыяҗларын тәэмин итү өчен билгеләнгән.

«Без торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эше өчен кирәкле канцелярия товарларын сатып алуга заявканы үтәдек.

Бу район башлыгы Дамир Ишкенеев ярдәме белән эшләнде. Гуманитар йөк Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин белән бергә илтеп тапшырылды», — дип хәбәр итте «Всё для победы. Нурлат» фонды җитәкчесе Ришат Сафиуллин.

Сафиуллин әйтүенчә, бу Нурлат районы делегациясенең Лисичанскига беренче сәфәре түгел.

«Барган саен Лисичанск шәһәре яхшы якка үзгәрүне күреп кайтабыз. Безнең шефлыктагы шәһәрләргә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде ул.

Ссылка на первоисточник
наверх