На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Эчке эшләр министрлыгы Саклану министрлыгының акчасын урлау турында эш кузгатты

«Военторг» АҖ җитәкчесе һәм хезмәткәрләре Саклану министрлыгының акчасын аеруча зур күләмдә урлау турындагы җинаять эше фигурантлары булды. Бу хакта «МВД Медиа» сайтында хәбәр ителә.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2019 елда «Военторг» АҖ җитәкчесе һәм хезмәткәрләре, Мәскәү, Төньяк Осетия, Ставрополь крае, Псков өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдәгеләр белән бергә эш итеп, РФ Саклану министрлыгыннан акча урлау максаты белән сүз куешкан.

Алар оешкан төркем төзегән һәм гомуми суммасы якынча 625 млн сумлык «Армия нессесерлары» китерүгә контракт төзегән. 2019 елның декабреннән 2022 елның декабренә кадәр алар үз карамакларындагы җитештерүчеләрдән товарлар сатып ала. Ул компаниянең хуҗасы Төньяк Осетиядән 41 яшьлек бизнесмен булган. Аннары алар, бу товарларның бәясен 400 млн сумнан артыкка күтәреп, Саклану министрлыгына сата. Бу Саклану министрлыгына һәм Россия бюджетына зур зыян китергән.

«Военторг» җитәкчесе һәм аның контролендәге берничә компаниянең хуҗасы, Төньяк Осетия кешеләре аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнеп кулга алынган. Якынча тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ведомствоның рәсми вәкиле Ирина Волк.

Ссылка на первоисточник
наверх