На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Татарстанда 200дән артык махсус операция катнашучысына бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән

2025 елның беренче яртыеллыгында 200дән артык хәрбигә бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына хокукый ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәрбиләргә тыныч тормышка кайту өчен шартлар тудыру комплекслы рәвештә эш итүне таләп итә.

«Без тыныч тормышка кайту өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш. Бу тулы бер мәсьәләләр комплексын хәл итүне таләп итәчәк. Барыннан да элек, бу махсус операция ветераннарын социальләштерү һәм реабилитацияләү, аларны эшкә урнаштыру һәм кичекмәстән барлык ярдәм чараларын күрсәтү», – дип билгеләде Миңнеханов.

Атна саен пәнҗешәмбе фонд мәйданчыгында ТР Дәүләт бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатуллов гражданнарны кабул итә. Ул хәбәр иткәнчә, узган атнада гына да 13 кеше юридик ярдәмнән файдаланган. Бу махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары. Ел башыннан барлыгы 211 кеше консультация алган.

Хәрби хезмәткәрләр еш очракта ташламалар һәм түләүләр алу, мирасны рәсмиләштерү, шәхесне ачыклау өчен экспертизалар уздыру, шулай ук торак, хезмәт һәм социаль темалар буенча аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итә, диде Гыйниатуллов.

Юридик ярдәм гамәлдәге законнар нигезендә консультацияләр бирү, документлар рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтү, тиешле ярдәм чаралары һәм компенсацияләр турында мәгълүмат бирүне үз эченә ала.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8(843)598-40-53 яки 8(843)598-40-53 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх