Бүген Ижевскида Пермьнән Казанга баручы рейс автобусы катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Удмуртия Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Hyundai Solaris машинасы белән идарә иткән 65 яшьлек йөртүче светофорның кызыл утына чыккан һәм каршы як полосага узып, өч җәяүлене бәрдергән, шулай ук автобус белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе һәм өч җәяүле – 61 яшьлек һәм 67 яшьлек хатын-кызлар һәм 22 яшьлек кыз урында ук һәлак булган.
Билгеләп үтелгәнчә, юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 15 пассажир булган. Якынча мәгълүматлар буенча, алар зыян күрмәгән.
Хәзер фаҗига урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм оператив хезмәтләр эшли.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии