На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Зөһрә Шәрифуллина: Халык җырлары белән генә әлеге көндә игътибар җәлеп итеп булмый

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабы узды. Жюри комиссиясендә булган Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина татар эстрадасы, сәхнә турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Сәхнә – тәрбия, халыкны агарту урыны да.

Онытмаска кирәк, без бит татарлар! Әлбәттә, сәхнәдән авызыңны ачып ни дә булса әйткәнче, син уйларга тиеш! Бу сүз белән син нәрсә әйтергә телисең? Халык ничек кабул итәчәк?

Киемнәр, костюмнар буенча да – сәхнә бит ул изге урын, анда теләсә нәрсә кияргә дә, сөйләргә дә ярамый. Шуны да билгеләп үтик: тормыш агымы бит бер урында гына тормый. Халык җырлары да, баян моңнары да, эстрадасы да кирәк. Чөнки сәхнәне тоту кирәк. Бәлки, кемдер, каршы әйтер, тик халык җырлары белән генә әлеге көндә игътибар җәлеп итеп булмый.

Хәзер шулай ук «янып» торган эстрада йолдызлары күп. Әмма син милли рухлы булырга тиешсең. Әйтик, нинди генә күлмәк кисәң дә, шунда берәр җирдә, әлбәттә, милли элемент, орнамент булса – бигрәк матур. Мин татар, дип әйтә торган. Мин, гомумән, ачык киемнәргә каршы, – ди ул.

«Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабыннан репортажны «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев язды.

  • «Илһам чишмәсе» бәйгесендә: «Чыштык-пыштык җырлар халкыбызны оятка гына калдыра ала!»

 

Ссылка на первоисточник
наверх