2024 елның 11 аенда Татарстанда гомер озынлыгы 74,59 яшькә җиткән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында һәм Россиядә уналтынчы урында. Бу хакта бүген Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советында хәбәр иттеләр.
Татарстанда туучылар саны коэффициенты 1000 кешегә 8,8 тәшкил итә.
Үлүчеләр саны 11,3 дәрәҗәсендә теркәлгән.«Соңгы биш елда Татарстан башкаласында туучылар саны Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Идел буе федераль округының башка шәһәрләренә караганда югарырак. Соңгы ун елда сабый балалар үлеме күрсәткече 57,8 процентка (5,2дән 1,9га кадәр) кимегән. Бу рекордлы күрсәткеч», - дип билгеләде Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатлары нигезендә, 2030 елга Россиядә гомер озынлыгы 78 яшькә кадәр арту көтелә.
Свежие комментарии