На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Россиядә иң аз пенсия алучылар билгеле

Кеше рәсми хезмәт стажыннан башка никадәр күбрәк эшләсә һәм аның хезмәт хакы никадәр түбән икән, пенсия күләме дә шулкадәр аз булачак, дип белдерде Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Фәридә Мирзабалаева «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бу ирекле пенсия тупланмалары схемасын кулланмаучыларга, исәпкә алынмаган хезмәт стажы турында документлар тәкъдим итмәгән һәм пенсия баллары аз булган кешеләргә кагыла.

Россиядә дәүләтнеке булмаган пенсия системасы әлегә зәгыйфь үсеш алган. Росстат бәяләвенчә, аны Социаль фонд системасындагы барлык пенсионерларның нибары 3,6 проценты ала. Шунлыктан халыкта пенсия тупланмалары культурасын һәм тиешле стратегияләр куллану күнекмәләрен үстерергә кирәк.

«Квалификацион хезмәткә лаеклы эш хакы түләнүе, ә Социаль фондка күчерелгән акчаның лаеклы картлык тәэмин итә алуы мөһим», - дип сүзен төгәлләде Мирзабалаева.

 

Ссылка на первоисточник
наверх