На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Быел Казанда сигез социаль ипотека йорты төзеләчәк

2025 елда Казанда социаль ипотека программасы буенча сигез күпкатлы йорт төзелеше башлана. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин сөйләде.

Гомуми мәйданы 85 мең квадрат метр булган яңа йортлар 1657 гаиләне үтемле торак белән тәэмин итәчәк.

Алты йорт Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексында, тагын ике йорт Идел буе районындагы «Гаилә» микрорайонында төзелә.

Марат Сәмигуллин сүзләренчә, 2024 елда программа кысаларында сигез социаль ипотека йорты төзелгән инде, анда Казандагы 1040 гаилә яңа фатир алган. «Гаилә» микрорайонындагы йортларның берсен вакытыннан алда – сентябрь аенда кулланылышка тапшырганнар (IV кварталда тапшыру планлаштырылган була).

«Салават күпере» торак комплексында инфраструктураны үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2023 елда монда шәһәрдәге иң зур күппрофильле поликлиника ачылды, ул бер сменага 750 кабул итүгә исәпләнгән.

Шуның белән беррәттән, шәһәрдә алданган өлешчеләргә ярдәм итү программасы да тормышка ашырыла. «Золотоая середина» торак комплексының алданган өлешчеләре өчен Аграр урамында 342 фатирлы торак комплексы төзелеш дәвам итә. 295 машинага исәпләнгән җир асты паркингы булган комплексны 2026 елда тапшыру планлаштырыла.

«Республика җитәкчелеге ярдәме белән, шәһәрдә алданган өлешчеләрнең йортларын төзеп бетерүне төгәлләү буенча проблемалар хәл ителде. Моннан тыш, «Золотая середина» торак комплексында зыян күрүчеләрнең хокукларын Аграр урамындагы компенсацияле торак комплексында торак бирү юлы белән торгызу турында карар кабул ителде», – диде Сәмигулин.

Ссылка на первоисточник
наверх