Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова «Алтын битлек» театр премиясе тантанасын Уфада үткәрергә теләвен әйтте.
«Без дә, әлбәттә, «Алтын битлек»не үзебезгә чакырачакбыз. Безнең матур театрларыбыз бар. Безнең бүгенге көннең герое булган Опера һәм балет театры сәхнәсендә үткәрергә мөмкин», – диде ул Камал театрының яңа бинасында үткән «Алтын битлек» тетар премиясен тапшыру тантанасында «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Безнең «Алтын битлек» театр премиясен алуыбыз очраклы хәл түгел. Республикабыз башлыгы Радий Хәбиров татарларга бик нык ярдәм итә. Бу җиңүләрне шушы ярдәмнең җимеше дия алабыз. Алты «Алтын битлек» алуыбызга без бик шатбыз», – дип дәвам итте министр.
Әминә Шәфыйкова Камал театрының яңа бинасын мактап: «Театрыгыз матур, татар мирасын саклап эшләнгән, яңа технологияләргә яраклаштырылган», – дип өстәде.
Кичә Камал театрының яңа бинасында «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы үтте.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры 6 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясен алды. Аның бишесе Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре нигезендә куелган опера спектакле иде, алтынчысы - театрның «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь» балеты.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии