Якшәмбе, 10 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Яңгыр һәм җепшек кар, ә көндез кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Кыска вакытлы буран, җил булу ихтимал. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә һәм көндез көннең беренче яртысында +1.
.+4 градуска кадәр була, ә икенче яртысында һәм кичен термометр баганалары 0..-3 градуска кадәр төшә. Юлларда бозлавык барлыкка килү ихтимал.
Свежие комментарии