Азнакайда «Юбилейный» стадионында Спорт фестивален узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.
Спорт фестивален ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул район данын яклаган спортчыларга, аларны әзерләгән тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фестиваль барышында районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды.
Соңыннан тантаналы шартларда Билгесез спортчылар җиңел атлетика, футболда көч сынашты. Шунда ук ГТО нормативлары тапшыру мәйданчыгы да эшләде. Алдынгыларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Свежие комментарии