Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының «Башкару осталыгы» компетенциясендәге финалистлары арасында Татарстаннан Александр Антонов та бар. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә ярышларга ничек әзерләнүе һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
«Чемпионатка кадәр вокал белән гомумән беркайчан да шөгыльләнгәнем юк иде, хәтта микрофонны кайсы яктан кабызасын дә белми идем», – диде ул.
Элек ир-ат гаиләсе белән җыелышкан чакта якын туганнары өчен шансон башкара торган булган. Махсус операциягә ул мобилизация кысаларында киткән. Хәрби бирем үтәгәндә мина шартлап, имгәнгән һәм тулысынча сукыр калган. Бер ай тырышып шөгыльләнгәннән соң ир-ат җитди уңышларга ирешкән. Конкурста тормыш иптәше Наталья белән бергә «Жены героев» җырын башкарган.

Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова
Махсус хәрби операциягә кадәр Александр юл төзелеше хезмәте остасы булып хезмәт иткән, М7 трассасында эшләгән, шулай ук йөк автомобильләрен ремонтлау белән шөгыльләнгән. Махсус операция зонасыннан кайткач, актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә.
«Атнага ике тапкыр мәктәпкә йөрим, балалар белән «Мөһим темаларга сөйләшү» дәресләре алып барам. Балалар сораулар бирә, мин аларга җавап кайтарам. Сентябрьдә бу эшне дәвам итәчәкмен. Моннан тыш, быелдан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән очрашуларда катнашачакмын. Балаларга махсус операция зонасында ничек яшәвебез, нәрсәләр белән шөгыльләнүебез, хәрби чикләрне ничек узуыбыз турында сөйлим», - ди Антонов.
Моннан тыш, ул «Халык фронты» вәкилләре белән бергә хәрби госпитальләргә йөри һәм реабилитация турында сөйли.
«Абилимпикс» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии