Хөкүмәт «Гаилә ипотекасы» программасы буенча россиялеләргә ярдәм итү чаралары әзерләгән. Вице-премьер Марат Хөснуллин РФ Министрлар Кабинеты белән киңәшмә вакытында Россия Президенты Владимир Путинга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, карарлар балалы гаиләләргә кагылачак һәм төбәкләрдәге кече шәһәрләрдә төзелешне үстерүгә ярдәм итәчәк.
«Без чараларны Финанс министрлыгы, банклар белән әзерләдек, бик актив эшлибез, - дип искәртте Хөснуллин. – Сезгә аерым хәбәр итсәк ярыймы? Анда кызыклы тәкъдимнәр бар, сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез».
Моннан тыш, Хөкүмәт Рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, программаны икенчел торак базарына киңәйтү һәм ипотека алырга теләгән кешеләр өчен элегрәк гамәлдә булган чикләүләрне гамәлдән чыгару мөмкинлеге дә карала.
Свежие комментарии