На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Винера Ганиева: Алсу Нәбиева – җөмһүриятебезнең йөзек кашы, асылташы

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева Казанның «Алтын күл» залында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваны хөрмәт итүен, аның үрнәк булырдай ханым икәнлеген билгеләп үтте. Бу хакта ул Алсу Нәбиева оештырган авыз ачу кичәсендә әйтте.

«Алсу Нәбиева – җөмһүриятебезнең йөзек кашы, асылташы. Сез бик уңган-булган, тырыш, мәрхәмәтле һәм олы йөрәкле. Сезнең белән таныш булуыма шатмын. Исәнлек-саулык телим, мин Сезне бик хөрмәт итәм. Озак еллар бергәләп тормыш матурлыгына шатланып яшәргә язсын. Барлык кылган теләкләрегез, яхшылыкларыгыз кабул булсын», - диде Винера Ганиева.

Алсу Нәбиева бик күп еллар Казан кооператив институты белән ифтар мәҗлесен үткәрүләрен әйтте. «Ел саен барыгызны да көтеп торабыз. Бер ел эчендә булган яхшы вакыйгалар турында уртаклашабыз. Биредә Әлки районы «Якташлык» җәмгыятенең актив әгъзалары, Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенең дуслары, зыялылары. Алар без оештырган проектлар, чараларда катнаша. Гомумән, барлык килгән кешеләргә рәхмәт», - диде ул.

«Быел – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да. Бөек каһарманнарыбызны искә алып үтик. Чөнки һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырлар бар. Рамазан аенда төрле игелекле эшләр башкарып калырга тырышыйк. Рамазан аенда Коръән иңдерелгән, ул 23 ел буена иңгән, анда 114 сүрә бар. Бөтен мөселманнар Рамазан аенда Изге Коръән китабын күп тапкыр укып чыга. Уразаларны җиңеллек белән тотарга насыйп булсын. Теләкләрнең кабул булуын телим», - диде Алсу Нәбиева.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Алсу Нәбиеваны XX гасыр башында яшәгән һәм актив эшчәнлек белән шөгыльләнгән Бубилар, Яушевалар, Аитоваларга тиңләде. «Сез дә шуларның эшен дәвам итәсез, Сез – милләтне алгарышка илтүче. Татарстан Дәүләт Советында да бик активсыз. Сезнең булуыгыз милләт эшләренә бик зур казаныш һәм бәхет», - диде ул.

«Алсу Рөстәм кызы – үзе бер дөнья. Бик киңкырлы шәхес, күпкырлы эшчәнлек алып бара. Ул җитәкләгән Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәни үзәге белән без һәрдаим элемтәдә торабыз. Үзәк үзенең эченә бөтен зыялыларыбыз, әдипләребез, җәмәгать эшлеклеләрен туплый алды. Рамазан аенда ул изге гамәл эшли – милләттәшләребезне җыеп, ифтарлар оештыра», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Казан кооператив институтында яшь буынга татар мохитен тудыруда, аларны аңлы-белемле итүдә Алсу Нәбиеваның зур эш алып баруын билгеләп үтте. «Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге Дәрдемәнд исемендәге Татар милли үзәге белән бик тыгыз бәйләнештә торабыз. Сездә укыган яшьләребез татарча сөйләшә икән, милләтебезнең киләчәге бар», - диде ул.

«Рамазан ае – изге, куанычлы, бәрәкәтле, матур һәм һәрберебезне матур гамәлләргә өнди торган ай. Барлык кешене мөбәрак ай белән котлыйсым килә. Алсу Рөстәм кызы исә кыю, хатын-кызларның иң гүзәле, зыялы, бәхетле шәхес», - диде Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Ул Алсу Нәбиевага Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән «телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесен тапшырды. «Сезнең шулкадәр киң күңелле булуыгыз халкыбызны, рухыбызны, сүз сәнгатебезне яратуыгызга сокланабыз. Алга таба да үрнәк булып яшәгез», - диде Алсу Нәбиевага КФУ профессоры, әдәбият галиме, диктор Фоат Галимуллин.

Татарстан Диния нәзарәтенең үзәк ревизия комиссиясе һәм аттестация комиссиясе рәисе, һәрдаим Казан кооператив институтындагы дини чараларның махсус хәзрәте Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тормышта кирәкле вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләрен яңгыратты. Мәҗлестә Алсу Нәбиеваның классташлары, туганнары килеп, күңел хатирәләрен искә төшерде, теләкләрен юлладылар. Әлки районында туып үскән артистлар – Әсхәт Хисмәт, Лилия һәм Ләйсән Мәхмүтовалар, Максуд Юлдашев, Нияз Җәләлов, Гөлия Хәмәтгалиева, Фәнис-Алия Кәлимуллиннар һ.б. музыкаль бүләк тәкъдим итте.

Кичәне Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков алып барды. «Бер-беребезне бүләкләр бирешеп, туганлык җепләрен ныгытып яшәргә насыйп итсә иде Аллаһы Тәгалә», - диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх