На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан радиосында Әмирхан Еникинең «Тауларга карап» әсәре буенча радиоспектакль була

Татарстанның халык язучысы, татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Тауларга карап» хикәясе буенча яңа радиоспектакль эфирга чыга. Аны 17 майда 13:10 һәм 15:10 сәгатьтә тыңларга мөмкин.

«Шулай ук радиоспектакльне «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе сайтыннан, «ВКонтакте»дагы төркемдә һәм телеграмда «Татарстан радиосы» каналында уңайлы вакытта һәм урында кабатлап тыңларга, фикерләр калдырырга мөмкин», - диде «Татар-информ»га журналист, алып баручы Раил Садри.

Аның әйтүенчә, рольләрне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗан, Тинчурин театрыннан Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова, Артём Пискунов, галим, диктор Фоат Галимуллин, «Татарстан» радиосы хезмәткәре Рамил Һидиятулла башкара.

«Язучы Әмирхан Еникинең «Тауларга» карап әсәрендә кеше рухының бөеклегенә, тормыш сынауларын лаеклы үтүгә, сабырлыкка, яшәешкә дан җырлана.

Хикәя Бөек Ватан сугышы чоры прозасы кысаларында каралса да, мәңгелек кыйммәтләрне, кешенең күңел дөньясын тулы итеп чагылдыруы белән үзенчәлекле һәм бүген дә актуальлеген югалтмый», - диде Раил Садри.

  • Радиоспектакль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән.
Ссылка на первоисточник
наверх