На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Шура» альманахының яңа санында Гашурә көне, никахның әһәмияте турында язылган

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 45нче санын нәшер итте.

Әлеге яңа санда мөхәррәм–рабигыль-ахыр айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар Гашурә көне, никахның әһәмияте, Коръән хафизларның дәрәҗәсе, җәмәгатьнең мөһимлеге, Мәүлид ән-Нәби, өлкәннәрне хөрмәтләү, гыйлемне остазлардан алу һ.

б. мөһим темаларга багышлап язылган. Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, ачыклап, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх