На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү буенча яңа стандартлар кабул ителгән

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында 2025 елда Татарстан мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләүне дәвам итә. Республика бу эшне 2019 елда ук башлап җибәрде. Чаллы, Әлмәт, Кукмара һәм Казанның Мәскәү районындагы мәшгульлек үзәкләре уңышлы үзгәртеп корылган, бердәм фирма стиленә китерелгән.

«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565-ФЗ номерлы Федераль законның тулысынча үз көченә керүе белән норматив-хокукый базаны үзгәртү мөһим адым булды. Яңа алым ярдәм чараларын алуны җиңеләйтә: хәзер гражданнар һәр аерым хезмәткә гариза бирү урынына, үзләренең тормыш хәлләрен билгели», - дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Модернизацияләү барышында административ функцияләр шактый үзәкләштерелгән. Хәзер персонал яллау, бухгалтерия эшен һәм сатып алуны алып бару, статистиканы анализлау, эчке контроль һәм хезмәтләр күрсәтү, социаль түләү, административ-хуҗалык эшчәнлеге буенча контроль оештыру процесслары бердәм идарә астында. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге структурасында һәр юнәлеш өчен махсус бүлекчәләр барлыкка килде.

Заманча мәшгульлек хезмәте яңа хезмәтләр, клиентларга индивидуаль якын килү, уңайлы навигация, клиентлар өчен махсуслаштырылган зона, цифрлы хезмәт күрсәтү, шәхси консультант һәм эш эзләү буенча онлайн-платформалардан вакансияләр сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәте гражданнар өчен 33 һәм эш бирүчеләр өчен 27 сервис тәкъдим итә.

Эш эзләүчеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән проактив эшләүгә аерым игътибар бирелә. Белгечләр мөрәҗәгать көтми, үзләре элемтәгә чыга, эшкә урнашу һәм уку буенча хезмәтләр тәкъдим итә, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фонды белән тыгыз элемтәдә торалар.

Мондый инновацион алымны уку йортларын тәмамлаучыларга да куллану планлаштырыла. Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре укуларын тәмамлаганчы ук студентларны эшкә урнаштыру перспективаларын күзәтәчәк, белгечлек буенча эш эзләүдә ярдәм итәчәкләр.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре каршында хатын-кызлар клубларын оештыру мөһим юнәлеш булып тора. Республикада балигъ булмаган балалар тәрбияләүче хатын-кызларга, күпбалалы һәм ялгыз аналарга, инвалид балаларның ата-аналарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән шундый 17 клуб эшли. Клуб утырышларына килгән 1,2 мең хатын-кызның 300е эш тапкан, ә 118е үз эшен ачкан.

Мәшгульлек үзәкләренә килүчеләргә уңайлыклар тудыру өчен, балалар почмаклары җиһазландырыла. Хезмәткәрләр бердәм форма киеп йөриячәк. Барлык чыгарыла торган продукция шулай ук брендлы булачак.

Мәшгульлек хезмәте сервисларын актив рәвештә цифрлаштыру бара. «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру планы нигезендә, 2026 ел башына Татарстанның барлык мәшгульлек үзәкләре бердәм бренд астында, тулысынча стандартлаштырылган хезмәт күрсәтү комплекслары белән эшләячәк.

Оештыру ягыннан төп үзгәреш мәшгульлек хезмәтен үзәкләштерү булды: хәзер республикада урыннарда территориаль бүлекчәләре булган бердәм республика мәшгульлек үзәге эшли, бу идарә итүнең нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыра, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх