На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Булачак укытучылар 2027 елдан укытырга җыенган фәннәре буенча БДИ тапшырачак

Россиянең педагогик югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләре үзгәрәчәк. 2026 елның 1 сентябреннән «педагогик белем» юнәлешенә керүче абитуриентлар сайланган белгечлеккә туры килгән профильле фән буенча БДИ тапшырырга тиеш булачак. Яңалык 2027/2028 уку елының кабул итү кампаниясендә эшли башлаячак, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Мәсәлән, физика укытучысы булырга ниятләгән абитуриент физика буенча БДИ нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш була.

Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, мондый карар булачак педагогларның предметны тирәнрәк белүләре өчен кирәк, бу укытучылар әзерләү сыйфатында төп таләп булып тора.

Үзгәрешләр 2026/2027 елгы исемлеккә кагылмаячак – ул гамәлдәге имтиханнар исемлеге буенча узачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх