На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Чаллыда Махсус хәрби операция ветераннары советы оешачак

Чаллыда Махсус хәрби операция ветераннары советы булдырылачак. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев волонтёрлар форумында хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова шул хакта яза.

«Совет өчен бина да бар, штат та тупланган», - ди шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Хәтта аны җитәкләячәк кеше исеме дә билгеле. Ул – махсус хәрби операциядә катнашкан полковник Шамил Әюпов.

«Әлеге Совет җәмәгать оешмасы булачак. Махсус хәрби операция турында сездән дә яхшырак сөйләүче булмаячак. Безнең балаларыбыз тарихны, хәрби операция зонасында булганнарны белеп үсәргә тиеш», – ди мэр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх