2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән чакта хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,2 миллион сумга кадәр артачак. Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрне кушып исәпләнә: республика хөкүмәтеннән 1,5 миллион сум, РФ Саклану министрлыгыннан 400 мең сум һәм ТР муниципалитетларыннан 300 мең сумга кадәр.
Махсус операция зонасында хәрби хезмәткәрләргә аена 210 мең сум акча түләнүне да исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, яңа елдан Татарстанда хәрбиләргә ярдәм итү чаралары көчәйтеләчәк. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Югары түләүләр, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә барлык мәсьәләләрдә ярдәм итү, алгы сызыктагы хәрбиләрне тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү – республиканың бурычы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр белдерде.
Моннан тыш, яңа елдан Татарстанда махсус операция хәрбиләре өчен болай да моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге ярдәм итү чараларын көчәйтү планлаштырыла. Бу контракт төзегәнче һәм төзегәннән соң тулысынча озата бару, экипировка һәм барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итү, полигоннарда әзерлек уздыру, тернәкләндерү үткәрү генә түгел, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәм аларның балалары өчен ташламаларның тулы бер спектры да.
Бер мәртәбә бирелә торган түләү Татарстан территориясендә контракт төзүче һәркемгә каралган. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм чит ил гражданнарына рәсмиләштерү вакытында юл йөрү һәм яшәү өчен түләячәкләр. Ул бер көннән дә артык вакытны алмый, чөнки Казанда узган елдан бирле «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли.
Биредә теләгән һәркемгә документлар рәсмиләштерергә, медицина тикшерүе узарга, хезмәткә яраклылык категориясен белергә һәм барлык тиешле ташламалар һәм түләүләрне алырга ярдәм итәчәкләр. Болар барысы контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәгендә бер тәүлектән дә азрак вакыт дәвамында эшләнә. Чит ил кешеләре һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгы һәм ИНН алырга ярдәм итәләр.
Стандарт югары түләүләрдән тыш, дошман техникасын юк иткән өчен бирелә торган өстәмә түләүләр дә бар.
Исегезгә төшерик, республикада контракт төзергә теләүчеләр өчен җитди финанс ярдәме чаралары Татарстан Рәисе инициативасы белән 2024 елның 6 июлендә кертелде. Ярты ел дәвамында хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен ярдәмнең яңа төрләре булдырыла. Бу эшне системалаштыру – махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен координация үзәге булдыру планлаштырыла. Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләүне соңгы тапкыр агымдагы елның сентябрендә арттырганнар иде.
Түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат «Батыр» үзәге сайтында һәм «Забота о своих» порталында урнаштырылган.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Свежие комментарии