На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Айгөл Әхмәтгалиева: Бүтәннәрне әйдәп барырдай, тирән фикерле шәхесләр санаулы буладыр

27 мартта Татарстан Язучылар берлеге корылтае узачак, яңа срокка рәис сайланачак. Язучылар берлеге белән идарә итүче нинди булырга тиеш? Берлеккә җитәкчелек – авыр эшме? Язучы Айгөл Әхмәтгалиева әлеге сорауларга карата үз фикерен белдерде.

- Соңгы елларда оешманы Ркаил Зәйдулла җитәкләде. Аңа карата зарлану сүзе әйтә алмыйм, шәхесен, үз фикере булуын, аны курыкмыйча әйтә белүен хөрмәт итәм.

Татар әдәбиятын башка халыкларга ирештерүдә хезмәте бик зур, соңгы елларда байтак тәрҗемә китаплары дөнья күрде. Еш булмаса да, иҗатын карап барам, социаль челтәрләр бик җайлы бит хәзер.

Бүтәннәрне әйдәп барырдай, тирән фикергә ия шәхесләр санаулы гына буладыр. Башка кандидатуралардан хәбәрдар түгелмен. Моңа хәтле ныклы кул белән җитәкләп барган икән, миңа калса, алга таба да Ркаил Зәйдулла нәкъ шул рухта дәвам итә ала, ди ул.

Язучы һәм шагыйрьләрнең күзаллаулары, фикерләрен туплап, «Интертат» сайты өчен Гөлнар Гарифуллина язды.

  • Язучылар берлеге корылтайга әзерләнә: «Безнең язучыларга нинди рәис булса да ошамаячак»

 

Ссылка на первоисточник
наверх