На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Иртәгә Аккош күлендә Сабан туенда танылган җырчылар чыгыш ясаячак - исемлек

Бүген журналистларны Казанның Аккош күле буенда урнашкан урман паркы зонасында узачак Сабан туе мәйданы һәм программасы белән таныштырдылар. Бәйрәм кунакларын татар эстрадасы йолдызлары һәм шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы, төрле районның ишегаллары, милли спорт ярышлары, балалар өчен аерым күңел ачу зоналары көтә, дип, хәбәр итте оештыручылар.

Бәйрәм иртәгә 9:00 сәгатьтә башлана, ә концерт программасы 11:00 сәгатьтә көтелә, дип, хәбәр итте оештыручылар. Концерт башланыр алдыннан кыска гына су тамашасын, ягъни флайбордларда чыгышларны күреп булачак.

Бу көнне мәйданчыкта барлыгы 4 сәхнә эшләячәк: төп сәхнә, «Казаньоргсинтез»ныкы, балалар өчен һәм фудкорт янында. Сәхнәләрдә фольклор ансамбльләре һәм иҗади коллективлар, шулай ук татар эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясаячак. Алар арасында – Эльмира Кәлимуллина, Илсөя Бәдретдинова, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Гүзәл Идрисова, Илназ Бах, Филюс Каһиров, Раяз Фәсихов, Nabi һәм башкалар.

«Концерт программасы 11:00 сәгатьтә башаланачак. Башта 35 минутлык театральләштерелгән пролог күрсәтеләчәк, аннан соң татар эстрадасы йолдызлары: Илсөя Бәдретдинова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина һәм башкаларның чыгышы көтелә. Шулай ук, һава торышы аяз булса, Сабантуйда беренче тапкыр София Гөбәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге оркестры чыгышы да булачак», – дип, хәбәр итте Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков.

«Мәйданда барлыгы 12 төрле милли уен оештырылачак. Бу – көрәш, колгага менү, бүрәнәдә йөрү, капчыклар белән көрәшү, капчыкларда, чалбарларда, көянтәләр, кашыклар һәм йомыркалар белән йөгерү, таяк тарту, чүлмәк вату, аркан тарту һәм армрестлинг. Шулай ук кунаклар йога белән дә шөгыльләнә алачак. Җиңүчеләргә төрле-төрле бүләкләр әзерләдек, абсолют батырга гадәттәгечә тәкә һәм квадроцикл тапшырылачак», – дип, өстәде Владимир Жаворонков.

Шулай ук Аккош күлендәге Сабан туенда Татарстанның 6 районы үзенең ишегалдын күрсәтә. Бу – Чистай, Яңа Чишмә, Апас, Әлки, Кама Тамагы һәм Югары Ослан.

Мәсәлән, Югары Осланнның мәдәни программасы А.С. Пушкинның «Салтан патша турында» әкияте сюжеты стилендә корылачак. «Надежда» коллективы, «Волжанка» ветераннары халык хоры солистлары, «Весна» вокаль коллективлары баянда һәм рус милли уен коралларында чыгыш ясаячак.

Чистай районы бәйрәм кунакларын рус ишегалды белән каршы ала. Кунакларга импровизацияләнгән ишегалдында үзләрен оста-һөнәрче ролендә сынап карарга тәкъдим ителә: туку станогында эшләп карау, кәрзин үрү, агачтан әйберләр уеп ясау, хәтта чүлмәкче түгәрәгендә дә үзләрен сынау мөмкинлеге була.

Кама Тамагы ишегалдында кунаклар импровизацияләнгән бассейнда балык тотуда катнаша, ә Апас районы ишегалдында теләгән һәркем май яза һәм җеп эрли алачак.

Шулай ук бәйрәм мәйданчыгында фудкорт зонасы оештырылачак, анда үз продукциясен 70тән артык төрле сәүдә нокталары тәкъдим итәчәк. Күп балалы гаиләләр өчен 50% ташлама бирелә, аннан файдалану өчен тиешле таныклыкны күрсәтү кирәк булачак.

Майданга кадәр бушлай шаттллар йөриячәк, алар пассажирларны ике ноктадан җыячак: «Ремплер торак массивы» җәмәгать транспорты тукталышыннан (Залесная урамы) һәм «Мегастрой» гипермаркеты парковкасыннан (Горьков шоссесы, 28).

Шәхси автотранспорт белән барып җитәргә ниятләүчеләр өчен өч парковка әзерләнгән:

- торак комплекс «Залесный Сити» һәм лагерь «Заречье» янында;

- «Кояшлы» лагере янында;

- «Динамо» чаңгы базасы янында.

«Без халыкны шәхси машинада килмәскә өндибез, чөнки бу бик акыллы карар булмаячак, бер кемнең дә бәйрәм башланган вакытта бөкедә утырасы килмидер», – дип, кисәтте бәйрәмгә килүче кунакларны Владимир Жаворонков.

Велосипедта йөрүне яратучылар өчен Сабантуй мәйданчыгында велосипед парковкалары да оештырылачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх