На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Владимир Путин Модиның Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу идеясен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан премьер-министры Нарендра Модиның Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу идеясен хуплады. Бу хакта Казан Кремлендә БРИКС саммитының беренче көнендә дөнья лидерлары очрашуы вакытында билгеле булды.

«Без сезнең Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу карарыгызны хуплыйбыз.

Һиндстанның Россиядә дипломатик хезмәттәшлеген киңәйтү ике яклы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк», - дип билгеләде Путин.

Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре аеруча өстенлекле стратегик партнерлык характерында һәм актив рәвештә үсүен дәвам итә, дип ассызыклады Россия дәүләте башлыгы.

Быел июльдә Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казанда һәм Екатеринбургта илнең ике яңа консуллыгы ачылуы турында игълан иткән. Ахыргы карар БРИКС саммитында кабул ителәчәк диелгән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх