Халыкара фестивальләр лауреаты, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина эстрада жанрында югары дәрәҗәдә ихлас күңелдән чыккан җырлар иҗат итәргә омтылуын әйтте.
«Җырларымны ун-егерме елдан соң тыңлап, йөземә кызарырлык булмасын, дип язасым килә. Кайчак ул радио, «Тик-ток» форматындагы, социаль челтәрләрдә популяр казаначак җыр да булмаска, миллионлаган тыңлау җыймаска мөмкин.
Әгәр шундый максат куям икән – андый җыр язуның башка алгоритмы бар. Җитди темалар, зур, күләмле жанрлар белән эшләүнең нәтиҗәсе шул: җыр жанрында «попса»ланмыйм, бер-берсенә охшаш мәгънәсез җырлар язмыйм. Миңа академик юнәлеш тә, җыр юнәлеше дә якын. Икесен дә тигез күрәм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.Композитор узган ел авторлык концертында җырларга өстенлек бирүен, бишенче апрельдә авторлык кичәсендә зур күләмдәге әсәрләр – академик музыка – симфония, опера, оркестр һәм хор өчен поэма, роман-поэма һ.б. яңгыравын әйтте.
«Бер яктан, бу – коллективлардан, аерым алганда Александр Сладковскийның: «Вакыт җитте, курыкма, әйдә», – дип, теләктәшлек белдерүе, иҗади тәкъдиме. Икенче яктан, София Гобәйдулинаның заманча музыка үзәге, оркестры, аның җитәкчесе Дмитрий Железнов белән дуслыгыбыз да. Алар миңа мотивация бирә һәм эшләргә мәҗбүр итә», – диде ул.
Миләүшә Хәйруллина әйтүенчә, җырлар, театр өчен язылган музыка – бер юнәлеш, академик, симфоник әсәрләр – икенче юнәлеш. «Һәм боларның барысын да бер концертка сыйдырып бетереп булмас иде. Бу – төрле жанрлар һәм төрле тамашачы. Бер концерт сезонында ике концертның куелуы очраклы түгел: бу – икесе ике юнәлеш, берсеннән икенчесенә күчә алам һәм шунлыктан баланста калам. Академик музыкада әлеге әсәрләрнең барысы да массакүләм тыңлаучыга ачык, минемчә, алар аны кабул итәр һәм аңлар», – дип саный ул.
«Симфония һәм башка күләмле әсәрләрнең нигезе – җиңел жанрда язылган әсәрләр. Катлаулы музыканы үзем өчен генә язам, дип түгел, тыңлаучы белән әңгәмә корырга теләвемне аңлата бу. Икенче яктан, җыр сәнгатендә эш җиңеләя. Җырлар язам әле дип, җил куып йөрмим, миңа аның кирәге юк», – диде композитор.
Свежие комментарии