На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Leonid Babanskij
    Якши.Алабугада «Минем ...
  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...

Алексей Песошин Роструд җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий белән очрашты

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итт.

Алар гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә Татарстан белән Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү хезмәте арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Шулай ук ТР Премьер-министрына Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул Сергей Шәкуров булды. Моңа кадәр ул Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары вазифасын башкарган.

Халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте – хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм альтернатив граждан хезмәте өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу белән шөгыльләнүче дәүләт структурасы. Үзенә йөкләнгән функцияләрне Дәүләт хезмәт инспекциясенең территориаль бүлекчәләре ярдәмендә башкара.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх