На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Икътисадчы апрельдә пенсияләре артачак россиялеләрнең ике категориясе турында сөйләде

1 апрельдән россиялеләрнең ике категориясе вәкилләренең пенсияләре арта. РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин шул хакта искәртте, дип яза «Аргументы и Факты» газетасы.

«2025 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр 14,75 процентка арта. 2025 елда социаль пенсиянең уртача күләме 15,5 мең сум тәшкил итәчәк», - дип аңлатты икътисадчы.

Моннан тыш, 2025 елның мартында 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән гражданнарның пенсияләре 10 мең сумга арта, дип өстәде ул.

«Беренчедән, фиксацияләнгән түләү икеләтә арта: 8907,7 сум урынына аларга 17815,4 сум түләячәкләр», - диде эксперт.

Икенчедән, быелдан башлап 80 яшькә җиткәч картлык буенча иминият пенсиясе 1314 сум күләмендәге өстәмә ярдәмендә дә арта, дип ачыклык кертте Балынин.

Социаль һәм башка төр пенсияләрне индексацияләү, фиксацияләнгән түләүләрне икеләтә арттыру һәм өстәмә акча билгеләү автомат рәвештә башкарыла, бернинди гариза тапшырырга да кирәкми, дип искәртте белгеч.

Ссылка на первоисточник
наверх