На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Сурия Усманова: Дәүләт Советында Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып эшләдек

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова депутат булып эшләгән вакытны искә алып сөйләде.

«Тиз арада бар язучылар белән уртак тел таптым, бигрәк тә Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып, бергә эшләдек. Мин бит Дәүләт Советына бик әзерлекле бардым, берьюлы шәһәр мэриясе һәм җирле Парламентта эшләү (мэриядә бүлек җитәкчесе, Чаллы шәһәр Советы депутаты булу) бик кирәкле тәҗрибә бирде.

Иҗтимагый үзәгебез эшендә актив катнашып, милли проблемаларны яхшы белә идем», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Сурия Усманова мәктәптә укыганда да сәхнәдә күп чыгыш ясаган булган. «Шигырьләр сөйлим, концертлар алып бара идем. Әнием Саимә Хөснелгата кызы – укытучы, күп журнал-газеталарны татар, рус телендә алдыра иде («Казан утлары», «Роман-газета», «Азат хатын», «Здоровье», «Ялкын», «Учительская газета» һ.б). Авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады бугай. Студент елларым да «кайнап торды»: группаның старостасы булдым, фәнни түгәрәкләрдә актив катнаштым, театрларда мин карамаган спектакль калмады», – диде ул.

«Студент елларында ук машина йөртү таныклыгы алдым, хәтта парашют секциясенә йөреп, парашюттан да сикердем! Татар һәм рус классикасын уку, үзешчән сәнгатьтә катнашу, мәктәп, студент елларында җәмәгать эшләре, фәнни түгәрәкләрдә катнашу, сәяхәтләргә йөрү, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да минем шәхес булып формалашуымда йогынты ясады», – диде Сурия Усманова.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх