Түбән Камада SPEKTR иҗади берләшмәсе рәссамнары популяр конструкторлардан ике геройның мәхәббәт тарихын чагылдыра торган муралны эшләп бетерә. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Эшне ике йорт фасадында – Төзүчеләр ур., 36 һәм 40 адреслары буенча, Түбән Кама химия-технология институты каршында күрергә мөмкин булачак.
Әлеге мурал СИБУР һәм Түбән Кама администрациясенең «КАМ-ОН» уртак арт-программасында иң зур эш булачак. Стрит-арт 3D-иллюзия кулланып башкарыла, шуның аркасында мурал күләмлерәк булып күренәчәк.
![](https://r2.mt.ru/r21/photo023B/20629117902-0/jpg/bp.jpeg)
Фото: © https://tat.e-nkama.ru/
Свежие комментарии