На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Мәскәүдә Идел буе халыкларының традицион костюмнары күргәзмәсе ачылды

«XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе Дәүләт Думасында 4 апрельгә кадәр эшләячәк.

Мәскәүдә РФ ФС Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 44 ир-ат һәм хатын-кыз костюмнары, традицион рәвештә Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Идел буе халыкларының традицион киемнәренең оригиналь реконструкцияләнгән коллекциясен тикшерү һәм җитештерү буенча тарихи-этнографик проект Татарстан Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан инициацияләнде һәм республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 2024 ел нәтиҗәләре буенча проект Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Милләт горурлыгы» абруйлы Бөтенроссия иҗтимагый премиясе иясе була.

«XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе Дәүләт Думасында 4 апрельгә кадәр эшләячәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх