ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 6нчы июньдә 35 яшь тулу уңаеннан, котлау сүзләрен җиткерде һәм аның җәмәгатьчелек тормышында тоткан ролен билгеләде.
«Татар-информ» бүгенге көндә халык белән мөнәсәбәтне урнаштыру күпере дип әйтер идем.
Ниндидер чара узса да, аны алдан игълан итү, аннары ул чарага анализ ясау «Татар-информ» агентлыгында һәрвакыт вакытында эшләнеп килә. Бу команда, коллективның бердәм булып эшләвен дәлилли», – диде Эльмира Галимова.Ул «Татар-информ»да чыккан хәбәрләрне, мәкаләләрне даими рәвештә укып баруын әйтте. «Без презентацияләребезне дә, беренче чиратта, «Татар-информ»да үткәрәбез. Фәнни-гамәли конференцияләр үткәргәндә дә, кунакларыбызны алып килеп, фикер уртаклашу, актуаль темаларны барлау, сорауларга җавап табу йөзеннән иң кулай үзәк дип уйлыйм», – дигән фикере белән уртаклашты Эльмира Галимова.
Свежие комментарии