На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Татар кызы Кытайда суга батучы олы яшьтәге хатынны коткарган

Татарстан кызы Шахназ Гобәйдуллина Кытайның Шаосин шәһәрендә елгада батып баручы хатын-кызны коткарган һәм бу мизгел видеога эләккән. Шулай итеп, Шахназ Гобәйдуллина Кытайда танылган шәхескә әверелгән.

«Башта миңа ул йөзәргә уйлаган кебек тоелды, бу бераз сәер булса да. Башка хатын кычкыра башлагач кына, мин аның бата башлаганын аңладым.

Мин суга сикердем, анда алай ук тирән түгел иде һәм аңа таба йөздем, арттан эләктереп алдым да ярга таба өстери башладым, анда инде кешеләр җыелган иде», - дип сөйләде Шахназ.

Берничә секунд эчендә пенсионер хатын су йоткан һәм аңын югалткан диярлек. Кыз аны эләктереп алып ярга чыгарырга өлгергән, анда аларга шаһитлар ярдәм иткән.

Шахназ инде берничә ел Кытайда яши. Быел ул Хучжоу университетын тәмамлаган, магистратурага кергән һәм кытай теле укыта. Шаосин шәһәренә кыз экскурсиягә килгән булган.

Россиядән килгән студент кыз биредә танылган кешегә әверелгән, әлеге видеоролик социаль челтәрләрдә таралган. Аны хәтта кибетләрдә дә таныйлар, диелгән хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх