На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Чирмешән районында яшәүче күп балалы ана 70 картина чиккән

Чирмешән районы Казанка авылында яшәүче Любовь Сурикованың җитмешләп картинасы бар. 9 бала анасының күпчелек эшләре үзендә саклана. Алар балаларының өйләрендә дә урын алган, якыннарына, туганнарына да бүләк ителгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.

Якташыбыз картиналарны чукмарлап (крестиком) чигә.

Андагы шундый вак шакмакларны гади күз белән генә күреп тә булмый. Билгеле, 70 яшьлек Любовь Ивановна да яраткан эшенә алынганда күзлек кия.

«Чигү - яраткан шөгылем, физик хезмәт башкарып арыганнан соң, кулыма киергегә тарттырылган канва һәм энә белән җеп алам, мин шулай ял итәм. Яшь вакытта ук чигәргә ярата идем, ә инде гаилә корып, балалар үстергәндә аңа вакыт җитмәде. Пенсиягә чыккач, әлеге хоббиема кабат керешергә мөмкинлек булды. Инде менә 20 елда җитмешләп картина чиктем», – дип сөйләде ул.

Якташыбызның «Минем гаиләм» дип аталган картинасы районның туган як тарихы музеенда оештырылган «Ветераннар – милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклаучылар» дигән бәйге-күргәзмәдә дипломга ия булган. Шул ук эше белән Казанда да танылган.

Бу картинасы аңа аеруча кадерле, ул ишле гаиләсен төсле җепләр белән чиккән. Оста үзенең 60 яшьлек юбилеена шундый бүләк ясап, балаларын да сөендергән.

«Мин табигать күренешләре, аеруча атлар чигәргә яратам. Интернеттан үземә ошаган фотоны сайлап алам, ә чигү схемасын балалар компьютерда махсус программа аша чыгарып бирә. Канваны (тукыма), рамнарны интернет аша заказ биреп кайтартам. Ә менә җепләрнең төсләрен җентекләп сайларга (аларның төсләре номерлап бирелә) кирәк, аны кызым алып кайта», – дип сөйләде ул.

Схеманы картнага әйләндерү өчен, аның зурлыгына карап, берничә ай вакыт кирәк. Любовь Сурикова алмаз мозаикасы белән дә берничә картина эшләгән, тик энә белән чигүгә җитми икән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх