<p>Балтач районы Чутай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга әзерләнгән 2800 порция коры аш һәм ботканы волонтерларга тапшырганнар. Алар берничә көннән юлга әзерләнә. Барысы 2800 порция аш, ботка әзерләнгән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.</p> <p>«Боларнын һәрберсенә чиста ит (маен кертмичә) пешереп киптерергә кирәк.
Кипкәч, 50 кг иттән 7 кило тирәсе ит кала. Итләр, тутыру өчен упаковка пакетлары, үзебездә булмаган кипкән яшелчәләр алу өчен шактый гына акча кирәк була. Кадерле дусларым, әйдәгез әз генә булса да акчалата ярдәм итик. Шушы изге корбан гаете көннәрендә үз өлешебезне сәдакәләрдән ташырыйк», дип мөрәҗәгать итә Чутай авылыннан актив хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.</p> <p>Хәрбиләргә бу ашлар бик ошый. «Токмач ашын ашагач, коръән ашында утырган кебек хис иттек», дип хәбәр җибәрделәр.</p> <p> </p>Балтач районы Чутай авылыннан хәрбиләргә 2800 порция аш һәм ботка җибәргәннәр
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии