На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Тәтеш районында Гаилә елына багышланган ял кичәсе булды

Тәтеш районы мәдәният йортында Россиядә Гаилә елына багышланган «Дөнья гаиләдән башлана» дип исемләнгән ял кичәсе булды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайты Тәтеш район мәдәният йортына сылтама белән хәбәр итә.

Чарада иҗади, күп балалы гаиләләр һәм махсус хәрби операциядә канашучыларның гаиләләре җыелган иде.

Бәйрәмдә катнашучылар иҗади рәвештә үз гаиләләрен тәкъдим итте, талантларын күрсәтте, «Гаилә хәзинәләре сандыгы», «Көй уйлап кара!», «Караоке», «Тәрҗемәче», «Супер уен» викториналарында һәм күңел ачу, бию конкурсларында катнашты.

Балалар әти-әниләре белән бергә гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр белү буенча ярышты, гаилә бердәмлеге символы булган дуслык, мәхәббәт гаилә муенсасын булдыруда катнаштылар.

Кичә дәвамында кунаклар һәм катнашучылар өчен үзешчән сәнгать артистлары башкаруында яраткан җырлар яңгырады.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх