Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкче – Илья Начвинны тәкъдим итте. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин элекке министр Айрат Хәйруллинның казанышларына игътибар юнәлтте.
«Саллы нәтиҗәләргә ирешелде. IT-тармак кереме 225 млрд сумга артты, дәүләт хезмәтләре 100 процентка электрон форматка күчте. Дәүләт секторындагы эш урыннарының 97 проценттан артыгы илдә җитештерелгән программа тәэминатына күчерелде. Яңа инфраструктура объектлары, шул исәптән, Казанда Б. Рәмиев исемендәге IT-парк төзелде. Элемтә үсешенә, дәүләт һәм муниципаль идарәгә, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә, иминлек системасына ясалма фәһем кертүне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде», – диде ул.«Айрат Хәйруллин үзен профессионал, шәп белгеч, нәтиҗәле җитәкче буларак күрсәтте. Аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез. Аңа уңышлар һәм карьерасында яңа казанышлар телим», – диде республика Премьер-министры.
Шуннан соң Песошин ведомствоның яңа җитәкчесенең казанышларын атады.
«Илья Начвинның тармакта күп еллар эшләү тәҗрибәсе бар. Башта ул министрның беренче урынбасары булды. Аның һөнәри сыйфатлары дәвам ителәчәк проектларны уңышлы тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышанам. Министрлык коллективы һәм ведомство, тармак оешмалары бүген булган бөтен бурычларны уңышлы хәл итәр дип ышанам», – дип йомгаклады ул.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии